МБУ "Атнинская ЦБС"

              2013 ел - экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы.

 

        

 

 

                                       Хөрмәтле коллегалар!

        Сезне бөтендөнья китапханәләр көне белән тәбрик итәбез. Китап безнең тормышыбызда иң кирәкле, мөһим әйбер. Ул кешелек тарафыннан иҗат ителгән иң бәһале табыш.

       Сез халыкка мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләгән китапханәчеләребез, Сезгә тән сихәтлеге, җан тынычлыгы телибез. Укучыларыгыз күп һәм мәрхәмәтле булсын, эшегездә уңышлар, өегездә җылылык һәм аңлау, дуслар арасында – хөрмәт, ә тормышта хыялларыгызның чынга ашуын телибез. Йөзләрегездән шат елмаю китмәсен, һәр көн Сезгә шатлык китерсен. Иҗади эшегездә уңышларга ирешүегезне, әле яуланмаган үрләрне яулавыгызны телибез.

                             Бәйрәм белән Сезне!

                      

                              «Туган  ягым-сиңа моңым”

                                 (әдәби экологик викторина)

    Хөрмәтле укучым! Синең алдыңда  татар язучы һәм шагыйрьләренең әдәби  әсәрләреннән һәм шигырьләреннән төзелгән әдәби экологик викторина сораулары. Синең бурыч  персонажлар, язу стиленә карап түбәндәге  әдәби әсәрләрнең исемнәрен яки авторларын атау. Сорауларга җавапны син әлбәттә безнең Үзәк китапханәгә  килеп, "Табигать һәм шәхес”күргәзмәсенә куелган әдәбияттан таба аласың. Һәр дөрес җавап 3-5 балл  исәбе белән бәяләнә. Кем күбрәк балл җыя, шул җиңүче булачак. Ә җиңүчене әлбәттә бездән 

                                           БҮЛӘК

  көтә.

                                            АШ Ы К!

Син, бары тик син генә бу сорауларга дөрес җавап бирәчәксең. Викторинага йомгак 13 май көнне ясалачак. Сорауларга җавапларны син түбәндәге  электрон адреска  яки телефонга юллый аласың: 

телефон:    2-20-32

  E-mail    :                     atbib@mail.ru

 

                                    Уңышлар сиңа!

 

 

 

Викторина сораулары.docx
 

 

 

 

Әтнә районы Олы Әтнә авылы оешмалары арасында уздырылучы шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесендә безнең "ШОК" командасы икенче урын алды. 

Экология һәм әйләнә - тирәне саклау елы уңаеннан китапханәләр системасы конкурслар игълан итте:

"Родная сердцу сторона" - конкурс чтецов.

"Удивительное рядом" - конкурс молодых фотохудожников. 

 Әтнә районы китапханәчеләренең "Мирас" журналы хезмәткәрләре белән очрашуы булды. Очрашуга шагыйрә Флера Тархановада кайтты. Очрашу турында "Әтнә таңы" газетасының №72 саныннан укый аласыз.

 

 Габдулла Тукайның 126 еллыгы уңаеннан район китапханәләрендә  китап күргәзмәләре эшләп килә.Шулай ук төрле мәдәни чаралар: конкурслар, әдәби - музыкаль кичәләр дә үткәрелә.

Үзебезнең моңлы, җырлы Әтнә төбәгендә туып-үскән бөек шагыйребез Сибгат ага Хәкимнең тууына 100 ел булу уңаеннан, районыбыз китапханәләрендә, язучының тормышын һәм иҗатын чагылдырган викториналар, конкурслар, әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла башлады.

Бу көннәрдә үзәк китапханәдә "Китап язмышы - халык язмышы" дигән библиографик дәресләр уза.

Мәңгәр китапханәсендә кунакта.

Ш.Мәрҗәнинең 195 еллык юбилее уңаеннан Әтнә Үзәк китапханәсенең өлкән яшьтәге актив китап укучыларын Коморгуҗа авылындагы Шиһабетдин Мәрҗәни музеены экскурсиягә алып бардык. Музей директоры, тарих фәннәре укытучысы, Сафаров Рубис, тирән эчтәлекле мәгълүмат тапшырды. Уңай хисләр белән кайттык. Музей директорына, Коморгуҗа мәктәбе директорына, Коморгуҗа китапханәсе җитәкчесенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. 

 Г. Тукайның тууына 126 ел тулу уңаеннан "Без Тукайлы халык" китап күргәзмәсе янында "Г. Тукай һәм аның каләмдәшләре", "Тукай - музыкада", "Казанда Тукай урыннары" дигән әңгәмәләр һәм "Бакый Урманчы иҗатында Тукай" дигән китапка презентация үткәрелде.

Олы яшьтәге укучыларыбызны укуга тарту максктыннан, "Иң күп китап укучы пенсионер" дигән конкурс оештырган иде Үзәк китапханә. Шул конкурска йомгак ясалды 1 октябрь конне. Аңа Мамыш авылыннан Мөхәммәтҗанов Илфар абый лаек булды. Аны "Әтнә таңы" газетасына язылу белән бүләкләдек.

10 декабрьдә Сибгат Хакимнең туган авылы Күлле-Кимедә зур юбилей кичәсе булды.

 Кунакларны каршы алу.

Шагыйрь яши безнең күңелләрдә.

С. Хәким музеенда.

2012 ел- Рәсәйдә тарих елы. 

Яндекс.Погода

Телефон: 8 (843) 69 22 032

E-mail: atbib@mail.ru

422750, РТ, Атнинский район, с. Большая Атня, ул. Советская, 2А

Сделать бесплатный сайт с uCoz