Хөрмәтле коллегалар!
Сезне бөтендөнья китапханәләр көне
белән тәбрик итәбез. Китап безнең тормышыбызда иң кирәкле, мөһим әйбер. Ул кешелек
тарафыннан иҗат ителгән иң бәһале табыш.
Сез халыкка мәгърифәт нуры таратучылар,
күңелләрне агартучылар, яктыртучылар. Рухи байлыгыбызны китаплар белән
тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләгән китапханәчеләребез, Сезгә тән
сихәтлеге, җан тынычлыгы телибез. Укучыларыгыз күп һәм мәрхәмәтле булсын,
эшегездә уңышлар, өегездә җылылык һәм аңлау, дуслар арасында – хөрмәт, ә
тормышта хыялларыгызның чынга ашуын телибез. Йөзләрегездән шат елмаю китмәсен,
һәр көн Сезгә шатлык китерсен. Иҗади эшегездә уңышларга ирешүегезне, әле
яуланмаган үрләрне яулавыгызны телибез.
Бәйрәм белән Сезне!
«Туган ягым-сиңа моңым”
(әдәби экологик викторина)
Хөрмәтле укучым! Синең алдыңда татар язучы һәм шагыйрьләренең әдәби әсәрләреннән һәм шигырьләреннән төзелгән әдәби экологик викторина сораулары. Синең бурыч персонажлар, язу стиленә карап түбәндәге әдәби әсәрләрнең исемнәрен яки авторларын атау. Сорауларга җавапны син әлбәттә безнең Үзәк китапханәгә килеп, "Табигать һәм шәхес”күргәзмәсенә куелган әдәбияттан таба аласың. Һәр дөрес җавап 3-5 балл исәбе белән бәяләнә. Кем күбрәк балл җыя, шул җиңүче булачак. Ә җиңүчене әлбәттә бездән
БҮЛӘК
көтә.
АШ Ы К!
Син, бары тик син генә бу сорауларга дөрес җавап бирәчәксең. Викторинага йомгак 13 май көнне ясалачак. Сорауларга җавапларны син түбәндәге электрон адреска яки телефонга юллый аласың:
телефон: 2-20-32
E-mail : atbib@mail.ru
Уңышлар сиңа!
Әтнә районы Олы Әтнә авылы оешмалары арасында уздырылучы шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесендә безнең "ШОК" командасы икенче урын алды.
Экология һәм әйләнә - тирәне саклау елы уңаеннан китапханәләр системасы конкурслар игълан итте:
"Родная сердцу сторона" - конкурс чтецов.
"Удивительное рядом" - конкурс молодых фотохудожников.
Әтнә районы китапханәчеләренең "Мирас" журналы хезмәткәрләре белән очрашуы булды. Очрашуга шагыйрә Флера Тархановада кайтты. Очрашу турында "Әтнә таңы" газетасының №72 саныннан укый аласыз.
Фотогалерея
Остальные фотографии на Я.Фотках |
Габдулла Тукайның 126 еллыгы уңаеннан район китапханәләрендә китап күргәзмәләре эшләп килә.Шулай ук төрле мәдәни чаралар: конкурслар, әдәби - музыкаль кичәләр дә үткәрелә.
Үзебезнең моңлы, җырлы Әтнә төбәгендә туып-үскән бөек шагыйребез Сибгат ага Хәкимнең тууына 100 ел булу уңаеннан, районыбыз китапханәләрендә, язучының тормышын һәм иҗатын чагылдырган викториналар, конкурслар, әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла башлады.
Бу көннәрдә үзәк китапханәдә "Китап язмышы - халык язмышы" дигән библиографик дәресләр уза.
Мәңгәр китапханәсендә кунакта.